Яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтә башладылар.

2013 елның 23 ноябре, шимбә

Республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтә башладылар.

 180мең сум күләмендә грант алумаксаты белән нәзәрәткә мөрәҗәгать иткән һәр имамның эшчәнлеге комиссия тарафыннан тикшерелә, барлана. Районыбыздан дүрт яшь дин эшлеклесе – Эльвира һәм Габдрахман Хәбибуллиннар, Ранил Талипов, Ирек Нуриев тиешле документларын үзвакытында махсус комисиягә  чакырылдылар. Мөфтинең  беренче урынбасары  Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкчелегендәге, сотавына нәзәрәтнең төрле бүлек белгечләре, хөкүмәтнең вәкаләтле  вәкилләре, мөхтәсибләр кергән әлеге комиссия 40тан артык имамның гаризаларын эне күзеннән үткәргән.

Райондашларыбызның дүртесе дә әлеге грантны откан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International