Хоккей. Үзебезнекләр сынатмады

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Татарстан беренчелеге. “Олимп“ (Мамадыш) – “Тимерхан“ (Байлар Сабасы). Исәп: 5:2 (2:1, 1:1, 2:0). Алкаларны керттеләр: “Олимп“тан – Илья Шевяхов (9нчы һәм 50нче минутларда), Евгений Разоренов (12нче минутта) Альберт Миннәхмәтов 28нче һәм 57нче минутларда); “Тимерхан“нан – Радик Йосыпов ((“нче минут) белән Николай Читиков (30нчы минутта).


Ниһаять, җанатарларыбыз зарыгып көтеп алган зурларның уеннарына да старт бирелде. Шимбә көнне безгә кунакка Байлар Сабасының “Тимерхан“ командасы килде. Безнекеләр составка читтән 4легионерлар“ны күп чакырмаганнар иде: Евгениң Разоренов, Альберт Миннәхмәтов һәм Артем Харитонов. Тренер Ринат Ризванов үзебезнең хоккей буенча тренерлардан тыш составка мәктәптә укыганда спортның бу төрендә уйнаган, бүгенге көндә республикабызның төрле уку йортларында белем алучы егетләрне, “Олимп – 1997-98“ командасының дүрт уенчысын керткән иде. Соңгыларыннан сакчы Николай Рязанов кына очрашуның башыннан ахырынача уйнады. Әйтергә кирәк, ул үзенә күрсәтелгән ышанычны аклады, дисәм дә арттыру булмас. Тренер әлеге состав белән тәвәккәл адым ясады, әлбәттә. “кем тәвәкәлләми, шул шампан шәрабе эчми,“ – диләрме әле? Казан  командалары белән уйнаганда составны үзгәртергә туры килә, анысы. Әмма шимбә бозга чыккан коллектив җанатарларының өметләрен аклады. Беренче минутлардан ук көндәшләр сак уйнадылар, бер-берләренең капкачыларын алканы ерактан сугып, тикшереп карадылар. Өченче минут тәмамланганда “Тимерхан“ уенчысы Герман Бурдин штрафлар эскәмиясенә кереп утыргач, “Олимп“ка исәпне ачу мөмкинлеге туды. Әмма кунаклар оборонада саклык күрсәттеләр. Аларның капкачысы Айрат Әхмәтшин да үзенең “территория“сен ышанычлы саклады. Беренче периодның тугызынчы минутында Евгений Разоренов, Ришат Сәйфетдинов биргән алканы Илья Шевяхов 4адресат“ына җиткерде. Тагын өч минуттан Илья биргән алка Евгений тырышлыгы белән капкага керде. Ә тагын ике минут узуга көндәшләрнең һөҗүмчесе Радик Йосыпов җавап алкасы кертү бәхетенә иреште. Икенче периодта Альберт Миннәхмәтов (“Олимп“) һәбм Николай Читиков (“Тимерхан“) берәр алка ияләре булдылар. Соңгы егерме минутта безнең егетләр инициативаны үз кулларына алып, сабалыларның үз зоналарындагы ялгышларыннан нәтиҗәле файдаландылар: Илья Шевяхов белән Альбнрт Миннәхмәтовның голлары җавапсызкалды.

Кыскача. Хоккей буенча Татарстан беренчелеге.Безнең 15-16 яшьлек хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелеге кысаларында үз төркемнәрендә беренче әйләнеш уеннарын төгәлләделәр. Якшәмбе көнне алар Чирмешәннең “Стальные совы“ командасын кабул иттеләр һәм 8:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Биш очрашуда “Олимп“ көндәшләре капкасына 41 алка керткән булса, үзләренә сигезне генә керттерделәр. 1996399нчы елларда туган кызларыбыз да Чирмешәндә мәйдан хуҗаларын 5:1 һәм 4:0 исәбе белән җиңеп кайттылар. Калган командаларыбыз ничек уйнады соң? “Олимп-2003“ белән “Ледокол“ (Яшел Үзән) арасындагы очрашу мамадышлылар файдасына 9:4 исәбе белән тәмамланса, безнекеләр чираттагы уенда Алабугада мәйдан хуҗаларына 4:1 исәбе белән оттырдылар.“Олимп-2001“ үз бозында Алабуганың “Серебряные волки“ хоккейчыларын 4:3 белән отса, Кукмарада җирле командага 8:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булды. “Олимп-1999“ хоккейчылары Мамадыш Боз сараенда Чистайдан килгән коллективны тар-мар итте. Исәп 20:1 – безнең файдага.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International