Курыкма: хәбәр ит

2013 елның 23 ноябре, шимбә

Наркотикларга, тәмәкегә, алкоголизмга каршы көрәшкә бергә тотынсаң гына көткән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әнә шундый фикер яңгырады чәршәмбе көнне муниципаль районның наркотикларга каршы ведомоствоара комиссиянең алтынчы утырышында. Анда “Кайда үлем белән сәүдә итәләр – хәбәр ит!” бөтенроссия акциясе кысаларында узучы чара планнары, башкарылган эшләргә анализлар турында сөйләшү булды. Заман чирләренә каршы көрәштә барлык ысуллар да үтемле. Октябрь азакларында ноябрь башларында район үзәк хастаханәсе тарафыннан 87нче һөнәри көллияттә планнан тыш наркотикларга каршы медиңина күзәтүе үткәрелде. Анда әлеге белем бирү йортында укучы 400 кеше тикшерелде. Акция барышында наркологик кабинетта исәптә торучы авыруларны тикшерү дә плнлпштырыла. Бүгенге көндә 11 кеше “наркомания” диагнозы белән, 17 кеше профилактик, 2кеше “профтоксикоз” диагнозы белән исәптә торалар. Утырышта 1нче декабрьдә билгеләп үтеләчәк СПИД белән көрәш көнен уңаеннан уздырылачак чаралар планнары да кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International