ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Мамадышның иң көчле ир–егетләре билгеле булды. Түбән Ушмадагы “Дружба” спорт–сәламәтләндерү комплексында пауэрлифтинг буенча район беренчелеген үткәрделәр. 

2
май, 2014 ел
җомга
Икенче санлы лицей базасында оештырылган бәйге әлеге төр буенча иң көчле мәктәпне ачыклау һәм район җыелмасына яңа кандидатлар сайлау максатыннан уза. Уеннар 6 команда арасында барды. Шәһәрдәге 1нче, 3нче һәм 4нче санлы мәктәпләр, Красная Горка урта белем бирү йорты коллективларыннан тыш, чемпионатка Җәнлек совхозы белән Олыяз спортчылары да килгән иде. Очрашулар өчәр партиядә үтте. Беренче икесе 21 очкога, ә өченче өлеше 15 тупка кадәр. 
Узган елгы диспансеризация нәтиҗәләре буенча 751 мамадышлыга дәвалану курсы билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез, халыкның сәламәтлеген тикшерү максатыннан уздырылучы чара бер ел элек үткәрелә башлады. 

Мамадышлыларны Яз џђм хезмђт бђйрђме белђн фольклор коллективлары тђбриклђде. Район мђдђният йорты каршындагы њзђк мђйданда “Туган ќирдђ милли рух яши” фестиваленећ йомгаклау концертын њткђрделђр.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 7нче мартында “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым сораулары турында”гы закон кабул ителде. 

Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә.
Районыбызның иң яхшы янгын сүндерүчесе кем? Әлеге сорау белән 121нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Андрей Комаровка мөрәҗәгать иттек.

Спорт сөючеләрне футбол буенча турнирга чакыралар. Икенче ел рәттән район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы буенча Иван Иванов истәлегенә беренчелек үткәрелә. Быел ярышлар 3–4нче май көннәрендә “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында узачак. 

Район башлыгы Анатолий Иванов янгын сүндерү хезмәткәрләрен хөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.
Бүген 30нчы апрель көнне һәм 8нче майда шәһәркүләм хезмәт өмәләре үтәчәк. Барлык оешма–предприятие коллективлары үз территорияләрен тәртипкә китерер, буяу–агарту эшләре башкарыр, дип көтелә.
Алдан хәбәр иткәнчә, 2нче май көнне “Олимп” Боз сараенда укыту-мәдәни-спорт сезоны ябылуга багышланган чара үтәчәк. Анда барлык теләүчеләр дә  чакырыла. Башлану вакыты 14 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International