Мамадышта Иван Иванов истәлегенә турнир уза

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Спорт сөючеләрне футбол буенча турнирга чакыралар. Икенче ел рәттән район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы буенча Иван Иванов истәлегенә беренчелек үткәрелә. Быел ярышлар 3–4нче май көннәрендә “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында узачак. Озак еллар “Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте”н җитәкләгән, оешманы ил күләмендә алдынгы урынга чыгарган легендар шәхескә багышланган турнирда 8 команда катнашыр дип көтелә: “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы, “Инвест–строй” ҖЧҖ, район Советы һәм башкарма комитеты, көрәш буенча балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Татавтодор” ААҖ филиалы, “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, шәхси эшмәкәр “Мотыйгуллин” һәм район кулланучылар җәмгыяте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International