Йорт хайваннарына бәйле канун гамәлгә керә

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Агымдагы елның 7нче мартында “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым сораулары турында”гы закон кабул ителде. Ул ике айдан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Әлфия Корчагина. Законның максаты – җәмәгать тәртибен тәэмин итү, кешеләрне йорт хайваннарының тискәре тәэсирләреннән саклау һәм алар белән тупас мөрәҗәгать итүгә юл куймау. Йорт хайваннарын берничә гаилә яши торган урыннарда тоту һәр гаиләнең балигъ булган әгъзаларының язмача ризалыгы булган очракта гына рөхсәт ителә. Күп фатирлы йортта куркыныч токымлы этне бер подъездагы балигъ булган гражданнарның ризалыгын алганнан соң гына тотарга мөмкин. Таләпләрнең югарыда күрсәтелгән өлеше бәйдә тотылучы этләргә кагылмый. Җир участогында эт бәйдә, яисә вольерда тотылырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International