Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 30 нчы апрельдә ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле 12 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
Фәния Әхмәтшина ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.