30нчы апрель – Янгын сүндерүчеләр көне

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре! Халык хуҗалыгы, шәхси йортларда яшәүчеләр ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыкларын югалта. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зыян сала. Иң аянычлысы – аларда кешеләрнең гомерләре өзелә. Янгын сакчылыгы хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде. Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз, халык белән дә очрашасыз, әңгәмәләр оештырасыз, урыннарда янгын сүндерү инвентарьларының торышын тикшереп торасыз. Сез ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында “кайнар нокта“га чыгып китәргә әзер. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек. 
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан гаиләләрегезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телим. 

А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, “Бердәм Россия“  БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International