Алдан хәбәр иткәнчә, 2нче май көнне “Олимп” Боз сараенда укыту-мәдәни-спорт сезоны ябылуга багышланган чара үтәчәк. Анда барлык теләүчеләр дә чакырыла. Башлану вакыты 14 сәгатьтә.
5нче май көнне Нократ яр буенда җәйге сезон ачыла. Шул уңайдан махсус программа да әзерләнгән. Оештыручылар күңелле ял киче вәгъдә итә. Башлану вакыты 19 сәгатьтә. Бу көнне районыбызга Түбән Новгородтан сәяхәтчеләр килүе дә көтелә.