Мамадышта диспансеризация нәтиҗәләрен игълан иттеләр

2014 елның 2 мае, җомга

Узган елгы диспансеризация нәтиҗәләре буенча 751 мамадышлыга дәвалану курсы билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез, халыкның сәламәтлеген тикшерү максатыннан уздырылучы чара бер ел элек үткәрелә башлады. 

“2013нче елда һәм быелның 1нче кварталында Мамадыш районы халкын диспансеризацияләүнең барышы турында”. Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы әнә шул темага багышланды. Эшлекле сөйләшү Совет рәисе Хәлим Кәримов җитәкчелегендә уза. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да катнашты. 

Район иҗтимагый Советы 19 кешедән гыйбарәт. Бүгенге очрашуда аларның 12 катнаша. Көн үзәгендәге мәсьәлә белән коллегаларын Советның социаль мәсьәләләр комиссиясе рәисе Лилия Сәгъдиева таныштырды. Аның әйтүенчә, узган ел 7500 мамадышлы диспансеризация үтәргә тиеш булган. Шуларның 5430 әлеге чараны узган. Бу планлаштырылганның 72 %. 

–Диспансеризацияләүнең башлангыч чорында халык безгә аңламыйча карады. Күпләр: “Нәрсәгә кирәк соң ул? Мин болай да сәламәт бит”,– дип карыштылар. Әмма моның шулаймы, әллә түгелме икәнен фәкать тикшеренү нәтиҗәләре генә күрсәтә. Мәсәлән, шул ук югары кан басымын гына алыйк. Ул күп кенә авыруларны китереп чыгара бит. Инсульт, инфаркт. Иң яхшысы– чирне башлангыч чорында ачыклау,– диде Лилия Сәгъдиева.

Узган ел үткәрелгән диспансеризация нәтиҗәләреннән чыгып, 751 мамадышлыга дәвалану курсы билгеләгәннәр.

Мондый тикшеренү кешегә 21 яше тулганнан башлап, һәр 3 ел саен 99 яшькә кадәр үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International