Мамадышның үз “Шваценеггер”лары бар

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Мамадышның иң көчле ир–егетләре билгеле булды. Түбән Ушмадагы “Дружба” спорт–сәламәтләндерү комплексында пауэрлифтинг буенча район беренчелеген үткәрделәр. Спортның әлеге төрен башкача 3 төрле көрәш дип тә атыйлар. Ул физик көч куллануга нигезләнгән спорт төре. Пауэрлифтинг төрле авырлыктагы штанганы күтәрүдән гыйбарәт. Авыр атлетика буенча ярышлар 3 күнегү буенча үткәрелә.

Бәйге 3 авырлык үлчәвендәге спортчылар арасында узды. Ә ветераннарның күрсәткечләрен аерым исәпләделәр.

65 кг авырлыгындагы төркемдә җиңүче исемен Красная Горка урта мәктәбе укучысы Инсаф Рәхимҗанов яулады. 75 кг категориясендә иң көчле дип, шулай ук Красная Горка мәктәбеннән Игорь Галанов таныла. 90 кг–га кадәргеләр арасында беренче урынны Данир Садыйков яулады.

Ветеран спортчыларга килгәндә, бу төркемдә иң яхшы күрсәткечкә Альвир Әхмәтов ирешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International