Волейболчы кызлар шәһәр беренчелегендә көч сынашты

2014 елның 2 мае, җомга
Икенче санлы лицей базасында оештырылган бәйге әлеге төр буенча иң көчле мәктәпне ачыклау һәм район җыелмасына яңа кандидатлар сайлау максатыннан уза. Уеннар 6 команда арасында барды. Шәһәрдәге 1нче, 3нче һәм 4нче санлы мәктәпләр, Красная Горка урта белем бирү йорты коллективларыннан тыш, чемпионатка Җәнлек совхозы белән Олыяз спортчылары да килгән иде. Очрашулар өчәр партиядә үтте. Беренче икесе 21 очкога, ә өченче өлеше 15 тупка кадәр. 
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны Олыяз лицее кызлары яулады. Икенче баскычта 1нче санлы мәктәп коллективы, өчлекне 4нче мәктәп спортчылары йомгаклый. Соңыннан, районның хатын–кызлар волейбол командасы баш тренеры Вера Әхмәтшина җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга кубок, медальләр тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International