ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
23нче майда  9.00-11.00 сәгатьләрдә шәһәр үзәк помтамтында әбүнәче көне үткәрелә. 
Татарстан делегациясе составында Мамадыш малае Анапага “21нче гасыр лидеры“ балалар конкурсын яуларга китте. Артур Корчагин һәм Татарстаннан 400 бала сайлап алу турында катнаштылар. 
Шәһәребезнең 1нче санлы мәктәбеннән Ришат Кашапов, 2нче санлы лицейдан Сөмбел Әхмәтҗанова, 3нче мәктәптән Эльвина Фазлыева, үзләренең яраткан укытучылары турында мәкалә язып җиңүче булдылар. Алар "Ялкын" журналының 90 еллыгына багышлап республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашканнар иде. 

Мамадыштагы урам-юл челтәрен норматив халәткә кертү кысаларында 43,5 миллион сумга егермеләп объект ремонтланчак.  Әлеге суммага республика күләмендә уздырылган ике программада уңышлы катнашу бәрабәренә ирешелде.

Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм полиграфия ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләр!

Нократ яр буе бүген гаилә корып җибәрүче яшь парларның яраткан урынына әверелде. ЗАГСтан соң бирегә килеп алар бизәкләп ясалган тимер челтәрләргә исемнәре язылган йозаклар эләләр. 

Традицион “Киләчәккә адым“ студентларның республика фәнни-практик конференциясенә 87нче һөнәри көллият студентлары 15 проект тәкъдим иттеләр.
Безнең “Кояшкай“ балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барылса да, татар теленә дә зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасының Наркотикларга каршы комиссиясенең карары нигезендә агымдагы елның 20нче маеннан, Наркотик матдәләрне явызларча куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында “Наркотикларсыз тормыш“ айлыгы игълан ителә,– дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Алмаз Сафин.


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Ул иҗат иткән китаплардан Мамадыш тарихын өйрәнәләр, композиторлар аның әсәрләрен көйгә сала. Район мәдәният йортында туган якка дан җырлаучы шәхесне зурладылар. Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның иҗат кичәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International