Традицион “Киләчәккә адым“ студентларның республика фәнни-практик конференциясенә 87нче һөнәри көллият студентлары 15 проект тәкъдим иттеләр. Әлеге чара көллияттә узды. Үзләренең эшләнмәләрен һәм идеяләрен Казан, Яр Чаллы, Баулы, Лениногроск, Буа һәм Минзәлә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар да алып килгәннәр иде.
–Дөнья үзгәрү белән белгечләргә кытлыкка мөнәсәбәт тә үзгәрә, – диде үзенең тәбрикләү чыгышында көллият директоры Николай Егоров. – Шуңа күрә бүгенге көн белән бер адымда гына түгел, бер адым алда бару да комачау итми.
Идеяләрен тормышка ашыру теләге белән янучы, үзләрен фәнни прогресста эзләүчеләргә иң изге теләкләрен Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да җиткерде.
Эшләрнең темалары төрлечә. Шуңа күрә дә эшләнмәләрнең авторлары түбәндәге секцияләргә бүленделәр: “Техник һәм гомумиһөнәри“, “Иҗат“, “Социаль-икътисадый“, “Гомумбелем дисциплиналар“. Мамадышлылар аларның барысында да катнаштылар.
Эшкәртү материалларының кеше сәламәтлегенә тәэсире турында күп кенә яңалыкны Андрей Рябков белән Алексей Пакшинцевларның (җитәкчеләре – Мансур Һадиев) проектларыннан белергә була. Шуңа күрә киңәшем: хуҗалык ихтыяҗлары өчен пенопластны – экомамыкка, пластик өслекләрне – агачка алыштырыгыз, ә буяуның нигезе су булганына өстенлек бирегез.
Фойедагы күргәзмәгә куелган “Труженик“ мини-автомобиле кул астында нәрсә булган, шуннан җыелган. Мотороллерның 12 ат көчле двигателе максималь тизлекне 45 километр/сәгатькә җиткерергә, 300 килограмм авырлыктагы йөкне, ике пассажирны йөртергә сәләтле. Автомобильнең озынлыгы – 2,1, киңлеге – 1,4, биеклеге 1,45 метр. Кечкенә, әмма тарту көче булган “Труженник“ны автомеханик-коллегалары да бәяләде. Мини-автомобильнең авторлары – беренче курс студентлары Рөстәм Хәмизуллин белән аның фәнни җитәкчесе Алмаз Хәбибуллин.
Ә менә булачак бухгалтер, өченче курс студенты Рамия Мөбарәкҗанова укытучысы Венера Мирзаянова җитәкчелегендә үзенең идеясен инде быел ук тормышка ашырачак. 3кә 8 метр зурлыктагы теплица тәүге мәртәбә чәчәкләр һәм яшелчәләр үсентеләре бирәчәк. Студент тарафыннан эшләнгән финанс планы, маркетинг, өйрәнелгән базар, күзаллаган кайбер шикләр агымдагы елда ук инде 18 мең сум чиста табыш алырга мөмкинлек тудырачак.
“Әбиләрнең кулинария рецептлары“ проекты мине үзенең матур идеягә корылган булуы белән җәлеп итте. Аның өстендә ун кешелек “технологлар“ төркеме ( проектны Алина Егорова яклый, җитәкчесе – Людмила Җамалиева) эшләгән. Әбиләре, туганнары, күршеләре әйтүенчә, милли брендлар – удмурт, марий, татар, рус кухнясы – әзерләү өчен шактый материал тупланган. Һәр рецепт авторы турында автобиографик материал да әзерләнгән. Проектның “сере“ шунда – авторлар үзләренең соавтор-әбиләрен аларның рецептлары буенча әзерләнгән ашамлыкларны татып карау өчен чакырачаклар. Алар шунда яшь технолгларга бәяләрен куячаклар да инде.
Яшермим, миңа Мамадыш студентларының эшләнмәләре практик яктан һәм бүгенге заманга бәйле булулары белән ошады. Күкләрдә хыялланып очмыйлар, әмма кулларындагы песнәне ычкындырмыйлар. Кулдагы һөнәр реаль нәтиҗә белән ныгытылган фантазиягә очарга мөмкинлек бирә.