Туган тел айлыгы үтте

2014 елның 16 мае, җомга

Безнең “Кояшкай“ балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барылса да, татар теленә дә зур игътибар бирелә. Апрельдә туган тел айлыгы уздырдык,– дип хәбәр итә бакчаның татар теле тәрбиячесе Роза Нартдинова. Чара план нигезендә алып барылды, шул вакыт эчендә җырлар, шигырьләр өйрәндек. “Татар халык ашлары“ темасына тәрбиячеләр балалар белән тозлы камырдан нинди генә сый-нигъмәтләр әзерләмәделәр. Аларга карасаң, күзләр камашты, хәтта.

Айлыгыбыз башында “Ак калфак“ җәмгыяте әгъзалары кунакта булдылар. Алар балаларга гореф-гадәтләребез турында сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Сабыйларга үзләре белән бүләккә түбәтәйләр дә алып килгәннәр иде. Соңыннан үзләре пешергән гөбәдия, чәк-чәк белән авыз иттек. Ә “Кышкы чияләр“ ансамбле элекке чорларда әби-бабайларыбыз уйнаган уеннарны алып килгәннәр иде. Рәхәтләнеп күңел ачып, вакытның үтеп киткәнен сизмичә дә калдык. Җирле шагыйрә Гөлнур Васыйлова үзенең балаларга атап язылган шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Бездә тәрбияләнүчеләр дә җавапсыз калмады: җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләп, кунакларны сөендерделәр.

“Карга боткасы“ бәйрәменә безнең бакчага йөрүче балаларның әбиләрен чакырдык. Оныклары аларга кошлар турында белгәннәрен исбатладылар, уйнап-биеп кадерле әбиләре белән күңел ачтылар, учакта пешерелгән боткадан авыз итеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Һәр очрашуны “Туган тел“ җыры белән тәмамладык. Айлыкка исә 25нче апрельдә “Тукай – безнең күңелләрдә“ кичәсе белән нокта куелды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International