Нократ яр буе бүген гаилә корып җибәрүче яшь парларның яраткан урынына әверелде. ЗАГСтан соң бирегә килеп алар бизәкләп ясалган тимер челтәрләргә исемнәре язылган йозаклар эләләр.
Шуларны күргәч, күңелдә үзеннән үзе сорау килеп туа: туйларда милли йолалар акрынлап кына юкка чыгып бара түгелме соң, җәмәгать? Бүген йорт, фатирдан чыккан яшь парлар өстенә учлап кәнфит сибәләр. Тамаша кылырга килгән бала-чага аның барысын да җыеп бетерә алмый, әлбәттә. Калганнарын туй кунаклары үзләре таптап изәләр. Дөге сибү дә гадәткә кереп бара. Бу йоланы –католик чиркәүләреннән никахлашып чыккан яшь парлар өстенә дөге сипкәнне–кинолардан күргән бар барын. Муллык теләү йоласы дип, вак акча чәчү дә тирән тамыр җәйде бүген. Чит-ят йолаларны үз итү катнаш никахлар аша да йокмый микән ул? Катнаш никах димәктән, яңадан Нократ буена әйләнеп кайтыйк әле. Бүгенге көндә биредә өч йөзгә якын йозак эленеп тора. Зур күпчелегенә бәхетле парларның исемнәре сырланган. Игътибар белән карасаң, араларында татар һәм рус исемнәре бергә язылганнары да очрый. Димәк ике милләт, төрле дин кешеләре үзләренең гомерләрен бергә бәйләргә ният кылганнар. ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 39 милләтара никах теркәлгән. Ә иң “явымлы чор” булып август тора. Әлеге айда 11 пар бер-берсенә гомерлеккә тугры булырга ант биреп, тормыш сукмагыннан ахыргы сулышкача бергә атларга вәгъдә бирешкәннәр. Бу чорда алты татар кызы – рус милләтеннән булган кешене, дүрт рус чибәре татарны сайлаганнар һәм бер мари кызы руска кияүгә чыккан. Августта таркалган 19 гаиләнең берсе руска чыккан - татар, дүртесе татар белән тормыш корып җибәргән рус хатыннары белән бәйле. Июль аенда 26 татар кызының 21е - милләттәшләренә, дүртесе - руска, берсе украинлыга кияүгә чыккан. Биш рус кәләшенең берсе һәм бер удмурт кызы тормыш юлдашлары итеп татарны сайлаганнар. Кызганычка каршы, агымдагы ел башыннан 75 гаилә таркалган. Шуларның 14е – катнаш никахлар. Август аенда тугыз татар гаиләсе җимерелсә, руска чыккан бер татар, татар милләтеннән булган ир-ат белән тормыш башлап җибәргән дүрт рус хатыны аерылышканнар.