Юллар-тормыш көзгесе

2014 елның 16 мае, җомга

Мамадыштагы урам-юл челтәрен норматив халәткә кертү кысаларында 43,5 миллион сумга егермеләп объект ремонтланчак.  Әлеге суммага республика күләмендә уздырылган ике программада уңышлы катнашу бәрабәренә ирешелде.

Автомобиль юлларына, соңгы елларда торак пунктларына да йөкләнеш зур һәм алар атмосфера күренешләре тәэсире нәтиҗәсендә дә җимерелә. Ел саен машиналар күбрәк йөри, нәтиҗәдә юллар, асфальт түшәлгән урамнар искерә. Алар, үз чиратында, капиталь һәм агымдагы ремонт таләп итәләр. Бу нисбәттән шәһәребездә агымдагы елда эшләр киң колач белән алып барыла. Мамадыш урамнарын төзекләндерү белән “ТАТАВТОДОР“ җәмгятенең Мамадыш филиалы шөгыльләнә. Коллектив соңгы елларда юллар төзелеше һәм районыбызның авыл торак пунктларына керү юлларын норматив хәлгә китерү буенча зур эшләр башкарды инде.. Бүгенге көндә филиалның Сергей Саппаров җитәкчелегендәге юлчылар бригадасы Мамадышның Ленин урамы белән кисешкән берничә урамга беренче кат асфальт-бетон измә җәйде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International