Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм полиграфия ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләр!
Бүген безнең районда “ТАТМЕДИА“ ачык акционерлык җәмгыятенең үзенә ике телдә чыгучы газеталарны, радио- һәм телеканалларны, электрон сайтны берләштергән “Информпечать “Нократ“ (“Вятка“)“ филиалы уңышлы гына эшләп килә. Болар барысы да гади яңалыклар чыганаклары гына түгел. Алар – “районга йөз белән“ аралашу, фикерләрне һәм районыбызда яшәүчеләрнең әйтер сүзләрен җиткерү өчен актив мәйданчыклар булып торалар. Барлык структуралар, хезмәтләр, ведомостволар өчен матбугат чаралары белән конструктив хезмәттәшлек бик кирәк. Җирле прессага, радиога, телевидениега ышану мәгълүматларның объектив булуларына һәм тормышта бары тик дөреслеккә омтылуларына гына корылган. Киләчәктә дә журналистлар өчен районыбызның үсеш перспективалары, иң мөһим бурычлары турында аңлату эшлекле, ышанычлы сөйләшү өстенлекле бурыч булып калсын.
Филиал коллективына, штаттан тыш хәбәрчеләр активына киләчәктә дә иҗади уңышлар телим. Белегез: сезнең хезмәт бик кирәкле һәм якташларыбыз тарафыннан даими таләп ителә.