Укытучыларга хөрмәт күтәрде

2014 елның 16 мае, җомга

Шәһәребезнең 1нче санлы мәктәбеннән Ришат Кашапов, 2нче санлы лицейдан Сөмбел Әхмәтҗанова, 3нче мәктәптән Эльвина Фазлыева, үзләренең яраткан укытучылары турында мәкалә язып җиңүче булдылар. Алар "Ялкын" журналының 90 еллыгына багышлап республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашканнар иде. Өчесе дә бүләкләү тантанасыннан 3 нче урын белән кайттылар. “Укучылар кыйммәтле бүләкләргә, ә балаларның яраткан укытучылары Фәнүзә Муллахметовна, Рифат Сунгатович, Зөлфия Габдулхаковналар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатына лаек булдылар,“ – дип хәбәр итә 3нче мәктәпне директор урынбасары Нәзилә Фархуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International