Татарстан Республикасының Наркотикларга каршы комиссиясенең карары нигезендә агымдагы елның 20нче маеннан, Наркотик матдәләрне явызларча куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында “Наркотикларсыз тормыш“ айлыгы игълан ителә,– дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Алмаз Сафин.
Әлеге чара шул ук вакытта киң җәмәгатьчелекне наркоманиягә һәм әлеге афәт белән бәйле булган җинаятьчелеккә тартуны да максат итеп куя. Шул нисбәттән даирә һәм идарә, җирле үзидарә, хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнарның административ биналарына, гражданнар күпләп җыела торган урыннарга ( спорт объектлары, клублар, воказаллар һ.б.) ышаныч телефоннары күрсәтелгән тартмалар урнаштырылачак. Алар түбәндәге адреслар буенча куелачак: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42нче санлы йорт; “Мамадыш“ совхозы бистәсе, Тынычлык урамы, 11А; Түбән Ушма авылы, Совет урамы, 38; Шәдче авылы, Яшьләр урамы, 18; “Берсут“ Җәнлек совхозы бистәсе, Ленин урамы, 4А, Ленин урамы, 2; Көек-Ерыкса авылы, Гагарин урамы, 29; Түбән Сон авылы, К.Маркс урамы, 18; Югары Сон авылы, Совет урамы, 24А; “Мамадыш“ совзозы бистәсе, Тынычлык урамы, 15Б, һәм 15, Школьная урамы, 10; Мамадыш шәһәре, К.Маркс урамы, 23, Домолазов урамы, 38 һәм 55; Азин урамы, 10 һәм 3; Тектильный тыкрыгы, 5, Давыдов урамы, 170, 38, 20/11һәм 36; Ленин урамы, 1/22, 85А һәм107; Западная урамы, 2Б, Горький урамы, 23 һәм 122; Красная Горка авылы, Школьная урамы, 2нче санлы йортлар.
Моннан тыш район прокуратурасында гражданнардан хәбәрләр кабул итү дә оештырыла. Ышаныч телефоннары: 3-48-42, 3-40-40.