ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Албай авылындагы чиркәүнең ачылышы 9 июльгә билгеләнгән, Т.Якедә яңа мәдәният йорты 20 август көнне ачылачак, ә Мамадышта төзелеп килүче балалар бакчасы республика бәйрәменә кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. 

Районыбызда шулай ук дини лагерьлар да эшли. Шәһәр мәдрәсәсе каршында оешкан мөселман балалары лагеры беренче сменасын төгәлләп тә куйды.

 

Красная Горка урта белем бирү учреждениясендә чибәрлек бәйгесе үтте. Конкурста мәктәп яны лагерына йөрүчеләр катнаша. 


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

21 июньдә башкалабыз Казанда төрле почмакларда Сабантуйлар гөрләде. Сабантуй-2014 нең төп мәйданында 11 район тарафыннан республикабызда гомер итүче төрле  милләтләрнең көнкүрешләрен, традицияләрен чагылдыручы  ишегаллары әзерләнгән иде.  

Мамадышта урамнарны төзекләндерүгә быел да зур игътибар бирелә.

Бүген Мамадышның күп кенә оешмаларында яңа эш атнасы иртәнге зарядка белән башланып китте. Халыкара Олимпия көнен якташларыбыз әнә шул рәвешле билгеләп уза.


20нче июньгә кадәр ЮХИДИ тарафыннан игълан ителгән 4 профилактика гамәлияте эшләде: “Игътибар, балалар!”, “Мотоцикл”, “Трактор” һәм “Автобус” операцияләре.



23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Быелгы Хәтер һәм кайгы көне Югары Ушма халкы өчен аеруча истәлекле иде. Авылда стелла–мемориал ачтылар. 


20
июнь, 2014 ел
җомга

Югары Кыерлы авылында ике бәйрәм бер көндә узды. Иң элек тантаналы төстә яңа күпер ачтылар, алга таба күпсанлы кунаклар катнашында милли бәйрәм– Сабан туе гөрләде. 

Әлеге фән буенча районыбыз укучыларының уртача баллы 62,89ны тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International