Мамадышта брусчаткалы тротуарлар арта

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Мамадышта урамнарны төзекләндерүгә быел да зур игътибар бирелә. Аеруча шәһәр үзәге тагын да яңа төсмерләр белән баетыла. Ленин урамының Тукай урамы белән кисешкән урыныннан Нократ яр буена таба, берничә урамның аның Энгельс урамы белән ике арадагы участокларына брусчаткалар җәяләр. Әлеге эш белән бүгенге көндә өч бригада шөгыльләнә. Быел барлыгы 4000 квадрат метр мәйданнан артык участок төрле фигуралы брусчаткалар белән капланыр, дип фаразлана. Моннан тыш, агымдагы елда шәһәрдәге бюджет учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, Дәүләт торак фонды карамагындагы күпкатлы йортлар яннарына черемәләр ташылды. Алар шулай ук брусчаткалар янәшәләренә дә таратылып, бирегә газон үләне чәчеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International