Эшмәкәр Илгизәр Хисмәтуллин Сабантуйга күпер бүләк итте

2014 елның 20 июне, җомга

Югары Кыерлы авылында ике бәйрәм бер көндә узды. Иң элек тантаналы төстә яңа күпер ачтылар, алга таба күпсанлы кунаклар катнашында милли бәйрәм– Сабан туе гөрләде.

Объект Берсут елгасы аша төзелгән. Эшләрне якын-тирә авыллардан тупланган бригада башкара. Аны сафка бастыруны тулысы белән Югары Кыерлы егете, бүгенге көндә Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Илгизәр Хисмәтуллин финанслый. Моңа кадәр авыл халкына хезмәт күрсәткән күпер авария хәленә җиткән була.

Ачылыш тантанасында катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов искәртүенчә, авылларыбыз шушындый тырыш, ярдәмчел, кайгыртучан якташлары белән матур. Чыгышы азагында җитәкче иганәчегә һәм төзелештә катнашканнарның барысына да рәхмәт хатлары тапшырды. Күпер аша тарттырылган кызыл тасманы кискәннән соң, аннан беренче булып балалар чыга.

Тантаналы чаралар алга таба тау итәгендәге мәйданда дәвам итте. Сабан туе бәйрәме шулай ук Илгизәр Хисмәтуллин ярдәме белән оештырылган. Кичкә кадәр төп сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары Эльвира Хәйруллина, абыйлы-энеле Сәйфиевлар, Фәнил Вакказов, һ.б. чыгыш ясады. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә дип, ике мотоцикл, шул ук санда кер юу машинасы, суыткыч кебек кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International