Мөселман балалары лагерында беренче смена төгәлләнде

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Районыбызда шулай ук дини лагерьлар да эшли. Шәһәр мәдрәсәсе каршында оешкан мөселман балалары лагеры беренче сменасын төгәлләп тә куйды.

 

Әлеге балалар җәйге каникулларының бер өлешен шәһәр мәдрәсәсе базасында үткәрде.  16нчы июньгә кадәр биредә мөселман балалары лагеры эшчәнлек алып барды. Бирегә үсмерләр районыбызның күп кенә авылларыннан җыелганнар. Араларында шәһәр балалары да бар.

–Әлеге лагерьның максаты– балаларда әхлак, дин төшенчәләрен тәрбияләү. Үсмерләр өчен әдәп–әхлак темасына, гарәпчә язарга өйрәнү, намаз мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрелде,– ди мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Дини дәресләрне спорт һәм мәдәни чаралар, экскурсияләр белән чиратлаштырып уздырдык,– дип сөйләде мөселман лагеры җитәкчесе Әлфирә абыстай Миннегалиева.

–Әле генә җыелган кебек иде, инде беренче смена төгәлләнде дә. Малайлар барысы да бик тәртипле булды. Рәхмәт әти–әниләргә. Бер гаилә кебек яшәдек,– ди Әлфирә абыйстай.

Малайлар 3 команда булып яшәгәннәр. “Ихсан”, “Ислам” һәм “Иман” төркемнәре. Һәркайсында берәр тәрбияче. Саубуллашу кичәсенә килгән тамашачыларга үсмерләр тәрбияви күренешләр тәкъдим итте.

Соңыннан Коръән уку бәйгесе, спорт ярышлары җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Малайлар “иң тыйнак бала”, “иң шаян бала” кебек номинацияләрдә дә хөрмәтләнде.

Алга таба мәдрәсә базасында мөселман кызлары ял итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International