Албай авылындагы чиркәүнең ачылышы 9 июльгә билгеләнгән, Т.Якедә яңа мәдәният йорты 20 август көнне ачылачак, ә Мамадышта төзелеп килүче балалар бакчасы республика бәйрәменә кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Бу хакта бүген район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчеләр белән үткәргән киңәшмәдә хәбәр итте.
Муниципалитет бинасында үтүче традицион районкүләм киңәшмә тантаналы мизгелдән башланды. ТР буенча Россия ЭЭМ Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Азат Мозафаровны 50 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов аңа хезмәте өчен рәхмәт белдереп, медаль тапшырды.
Алга таба коллективларында башкарылган эш күрсәткечләре белән ПМК “Мелиорация” һәм “Дорожник” җәмгыятьләре вәкилләре таныштырды. Әлеге оешмаларның эшчәнлеген Анатолий Иванов югары бәяли.
Украинада баручы мәхшәр дә киңәшмәне читләтеп узмады. Район башлыгы күрше илдән качучыларны без дә сыендыра алабыз, дип искәртте. Авыр хәлдә калганнар язмышына битараф булырга ярамый,– диде ул.
Бу көннәрдә мамадышлылар республика Сабантуена әзерләнә. Ул башкалабыз Казанда 21нче июнь көнне үтәчәк. Быел безнең төбәк әзерләгән ишегалдында президент Рөстәм Миңнеханов та кунак булыр дип көтелә.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, хәзер көн үзәгендә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе тора. Районның оешма–предприятиеләре коллективлары тарафыннан бүгенгә 30 мең данә витаминлы үлән һәм 107 мең данә яфрак себеркеләре әзерләнгән.
Мәгариф тармагына тукталсак, кайбер фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре инде билгеле. Мамадыш укучыларының баллары уртача күрсәткечләрдән югарырак. Шул ук вакытта, минималь бусагадан уза алмаучылар да бар икән. Рус теле фәненнән 1 укучы “2”ле билгесе алса, математика фәненнән андыйларның саны 5кә тигез!