21 июньдә башкалабыз Казанда төрле почмакларда Сабантуйлар гөрләде. Сабантуй-2014 нең төп мәйданында 11 район тарафыннан республикабызда гомер итүче төрле милләтләрнең көнкүрешләрен, традицияләрен чагылдыручы ишегаллары әзерләнгән иде.
Каенлык мәйданында мамадышлылар керәшен ишегалдын оештырдылар. Монда килгән кунаклар керәшен өйләрен, чиркәү һәм башка күп кенә милли күргәзмәләр күрә алдылар, “Теләкләр басмасы” аша чыктылар, рәхәтләнеп керәшен фольклор ансамбльләрен тыңладылар, биюләргә кушылдылар.
Бәйрәмнең иң кызу ноктасы булып ишегалдына җөмһүриятебез җитәкчесе килүе булды. Рөстәм Миннехановны яшь пар Николаевлар каршы алды. Алар көне буе килгән кунакларга керәшеннәрнең туй йолаларын күрсәттеләр.
Яңа гына өйләнешкән Николай һәм Гөлназга Президентыбыз зур бүләк – телевизор тапшырды. Безнең Президентыбыз белән фотога төшү мәңгелек истәлек һәм зур сөенеч, - дип шатлыгын уртаклашты Николай.