Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп яны лагерьларында ял итә

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Красная Горка урта белем бирү учреждениясендә чибәрлек бәйгесе үтте. Конкурста мәктәп яны лагерына йөрүчеләр катнаша.

“Хыял” дип исемләнгән мәктәп яны лагерына 1–5нче сыйныфларда белем алучы 50 бала йөри. Укучыларның 2нче июньдә башланган яллары 22сенә кадәр дәвам итәчәк. Лагерь җитәкчесе Раушания Шаһивәлиева әйтүенчә, коллективка 6 тәрбияче беркетелгән.

“Хыял”га йөрүчеләр 3 төркемгә бүленгән. Һәркайсының үз исемнәре бар: “Кояшкай” (“Солнышко”), “Экстрим” һәм “Елмаю” (“Улыбка”). Бүген лагерьга йөрүчеләр арасында “Лагерь миссы” бәйгесе үтә. Чибәрлек конкурсында катнашучылар саны 9га тигез. Алар визит карточкасы, иҗади номер, прическа әзерләгәннәр. Тәрбиячеләр кызлар өчен интеллектуаль биремнәр дә тәкъдим итте. Ярыш күмәк бию һәм бүләкләү тантанасы белән төгәлләнә.

Красная Горка мәктәбе базасында шулай ук 10 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагеры да эшли.

 “Пчелка” лагеры да иртәнге сигездән көндезге 2гә кадәр хезмәт күрсәтә.

–Бу лагерьда хезмәт һәм ял берлектә алып барыла. Укучылар көннең бер өлешен мәктәп яны участогында хезмәт куйсалар, калган вакытта уеннар, ярышлар үткәрәбез, фильмнар карыйбыз,– ди лагерь җитәкчесе Оксана Мөхәммәдиева.

Әлеге лагерьларда укучыларны көнгә ике тапкыр ашату оештырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International