Әлеге фән буенча районыбыз укучыларының уртача баллы 62,89ны тәшкил итә. Бу күрсәткеч ил дәрәҗәсеннән югарырак. Россия күләмендә быел уртача балл 62,50 тигез. Бүгенге көндә уртача республика күрсәткече билгеле түгел әле. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, безнең 2 якташыбыз 100 балл чигенә җиткән. Мондый уңышка 1нче санлы мәктәптән Алина Марсина һәм Алинә Фатыхова ирешә. Аларның мөгаллимнәре Илнара Сафуанова белән Фирдәүсә Хәбибуллина.