Быелгы Хәтер һәм кайгы көне Югары Ушма халкы өчен аеруча истәлекле иде. Авылда стелла–мемориал ачтылар.
Югары Ушма җирлегенә кергән авыллардан сугышка 453 кеше китә. Аларның 153 туган якларына киредән әйләнеп кайтмый. Каһарманнарның барысының да исемнәре, шул исәптән тыл ветераннары да мәдәният йорты каршында җиткерелгән, Хәтер һәм кайгы көнендә ачылган стелла-мемориалда мәңгеләштерелде. Район башлыгы Анатолий Иванов аны ачу тантанасында барлык ветераннарга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Хәрби комиссар Андрей Синкевич, җирлек башлыгы Наил Васыйлов, ”Хәтер” фонды директоры Рафаил Газизов, ветеран укытучы, әлеге мемориалны салуны башлап йөргән Роза Садыйкова, сугыш елларында Югары Ушмада хат ташучы булып эшләгән Гадилә Аппакова, авыл имамы Мансур хәзрәт Галимов та йөрәк түрләреннән чыккан сүзләрен халыкка җиткерделәр.
-Һәйкәлләр – исәннәрнең таштан гәүдәләндерелгән догасы. Догаларыбыз рухарыгызга һәрчак барып торсын, - диделәр алар.
Авыл халкы бу мемориалны җиткерүдә матди ярдәмнәр күрсәткәннәрнең барысына да, бигрәк тә район җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерделәр.