Сентябрь аенда Түбән Сон авыл җирлегендә планда каралганча үзара салым акчасына Колышчы авылында Карбышев урамына юл салу эшләре башланып китте.
Уразбахты авылында үзсалым (самообложение) акчасына өмә оештырылып, зират коймалары, зиратка илтүче күпер буялды.
Узган атнаның шимбәсе Түбән Ушма төбәгенең тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелды. Бу көнне авыл җирлегендә яшәүчеләр ике тарихи вакыйгаларның шаһитләре булдылар: мәчетләренең 110 еллыгын билгеләп үттеләр, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сугышта катнашканнар һәм тылда хезмәт күрсәткәннәр хөрмәтенә һәйкәл, Җиңү паркы ачылды, авыл көне уздырылды.