Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов муниципалитет бинасында авыл җирлекләре башлыклары һәм кече бизнес өлкәсендә эшчәнлек алып баручылар белән очрашты.

2014 елның 11 октябре, шимбә

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов муниципалитет бинасында авыл җирлекләре башлыклары һәм кече бизнес өлкәсендә эшчәнлек алып баручылар белән очрашты. Хакимият вәкиленә борчыган сораулары буенча халык та мөрәҗәгать итте. Бу турыда киләсе сюжетта сөйлибез.

 

Реклама турындагы канунның үтәлешендәге кимчелекләр буенча кузгатылган эшләр, заказчының эшчәнлегенә кагылышлы гозерләрне карау, устав капиталындагы акцияләрне алу килешүләре... Бу һәм башка мәсьәләләр монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиле катнашында узган очрашуда күтәрелде. Түгәрәк өстәл артында үткән чарада район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов, башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм эшмәкәрләр катнашты.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, мондый кабул итүләр һәр атна саен җөмһүриятнең теге яки бу төбәгендә узып тора. Аның максаты төрле катлам вәкилләренә проблемалы юнәлешләрдә ярдәм күрсәтү. Әлеге хезмәт вәкилләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республиканың кайбер автоягулык салу станцияләрендә бензин бәяләрен төшерүгә ирешкәннәр, коммуналь түләүләр өчен бердәм тариф булдырылган.

Инт

Очрашуда катнашучылар күп кенә сорауларны күтәрде. Данир Мөхәммәтҗанов монополиягә каршы канунның бозылуы ачыкланган очракта, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә искәртә.

Инт

Соңыннан монополиягә каршы хезмәт вәкиле халыкны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International