Толерантлык, юл йөрү кагыйдәләре һәм тормышта уңышка ирешү серләре.

2014 елның 11 октябре, шимбә

Толерантлык, юл йөрү кагыйдәләре һәм тормышта уңышка ирешү серләре. Бүген районыбыз мәктәпләрендә шушы темаларга багышланган “Тормыш дәресләре” үтте.

“Тормыш дәресләре”нең темалары укучыларның яшь дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. Беренче сыйныфта белем алучыларга толерантлык турында сөйлиләр. 4нче санлы мәктәп мөгаллиме Любовь Воронцова әйтүенчә, балалар әлеге мәсьәләне кечкенәдән аңлап үсәргә тиеш. Дин ара һәм милләтара дуслык булганда гына, җир йөзендә тынычлык сакланачак.

«Районыбыз башлыгы тарафыннан “Тормыш дәресләре” программасы кертелү бик уңышлы булды дип саныйм. Күп кенә мөһим юнәлешләр мәктәп дәреслекләренә кертелмәгән бит. Шушы берничә ел эчендә балалар күпме файдалы мәгълүмат алды, өлкән сыйныф укучылары оешма–предприятиеләргә экскурсияләргә бардылар»,– ди 4нче санлы мәктәпнең 1 “б” сыйныфы җитәкчесе Любовь Воронцова.

Урта сыйныфларда белем алучылар бүген юл йөрү кагыйдәләре, җәмәгать транспортында үзеңне дөрес тоту хакында сөйләштеләр. Дәрес барышында укучыларга презентацияләр, фотосурәтләр тәкъдим ителә.

«Өлкән сыйныф укучылары өчен “Тормыш дәресләре” уңышка ирешү серләре хакында барды. Балаларга яшьтән үк карьераңны булдыру хакында сөйләдек. Моның өчен беренче чиратта нәрсә эшләргә, үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклеген аңлаттык»,– ди 4нче санлы мәктәп директоры урынбасары Ирина Шишкина.

“Тормыш дәресе”нә кунак та чакырылган иде. Хезмәттәшебез, “ТАТМЕДИА” ААҖ–нең “Нократ” (“Вятка”) филиалы ТРК буенча урынбасары Гөлназ Кадыйрова укучылар алдында тормышта уңышка ирешү серләре хакында чыгыш ясады, аларның сорауларына җавап бирде.

«Бүгенге “Тормыш дәресе” дә бик файдалы үтте. Үземә яшьтән үк карьераңны булдыру юнәлешендә мәгълүмат алдым. Моның өчен беренче чиратта яраткан эшең булу мөһим. Шулай ук яхшы укырга, якыннарыңны хөрмәт итәргә кирәк. Киләчәктә яхшы эш урынына, әйбәт карьерага омтылачакмын»,– ди 10 “б” сыйныфы укучысы Алинә Мәгъфурова.

“Тормыш дәресләре” район мәгариф бүлеге тарафыннан расланган махсус программа буенча үтә. Аны уздыруның бердәм көне итеп бу уку елында да һәр атнаның җомгасы сайланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International