Авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Мамадышлыларга зур ассортиментта ит, сөт продукцияләре, бәрәңге һәм башка яшелчәләр, җиләк–җимеш, кайнатмалар, салатларны Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы оешмалары, фермерлар, бюджет учрежденияләре сәүдә өстәлендә җаның теләгән продуктлар бар. Бу ярминкәдә бәяләр алдагысыннан әллә ни аерылмады. Һәрвакыттагыча, иткә, бәрәңге, кәбестәгә сорау зурдан иде. “Ә менә сөт сату бераз авыррак булды”, –  ди әлеге төр продукцияне сатучылар. 
Сәүдәнең оештырылышын район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия дә бәяләде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International