Мамадыш тамашачысы һәм мәртәбәле жюри каршында беренче сынауны Урта Кирмән авыл җирлеге үзешчәннәре тотты

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Сәнгать сөючеләр игътибарына мөһим яңалык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан районыбызда старт алган “Җиңүле май“ проектының графигы үзгәрә. Аның кысаларында шәһәрдәге хезмәт коллективларының район мәдәният йортындагы чыгышлары пәнҗешәмбе киченә күчерелә, ә авыл җирлеге үзешчәннәре яраткан тамашачысын җомга кичләрендә көтеп кала. Билгеле булганча, быел шәһәрдәге коллективлар театральләштерелгән тамаша әзерли, ә авыллардагы сәнгать осталары спектакль сәхнәләштерәчәк. Төп таләп– чыгышлар Бөек Җиңү темасын яктыртырга тиеш. Мамадыш тамашачысы һәм мәртәбәле жюри каршында беренче сынауны Урта Кирмән авыл җирлеге үзешчәннәре тотты. Алар Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры“ драмасын алып килгәннәр иде. Ул – сугыш чорында тылдагы хатын-кызларның, балаларның, карт-карчыкларның фидакарь хезмәт батырлыклары турындагы әсәр. Монда сөю, мәхәббәт кебек хисләргә дә, инде тугызынчы дистәләрен ваклаган Шәйхулла карт белән Мәргүбә әбинең үзара мөнәсәбәтләрендәге юмор мизгелләренә дә урын табылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International