Районның никахлашу сараенда гаилә кичәсе узды. Бәйрәм Өлкәннәр һәм Укытучылар көне кысаларында оештырыла.

2014 елның 11 октябре, шимбә

 Районның никахлашу сараенда гаилә кичәсе узды. Бәйрәм Өлкәннәр һәм Укытучылар көне кысаларында оештырыла. Бер көндә зөбәрҗәт һәм кызыл туй үткәрделәр. 

 

Кичәнең төп сәбәпчеләре – быел зөбәрҗәт туен каршы алган Дәүләтшиннар гаиләсе. Марсель ага һәм Асия ханым икесенә бергә 80 ел педагогик стажга ия.  Алар һөнәрләре белән генә түгел, ә тормыш рәвешләре, күңел торышы белән чын мөгәллимнәр. Район тарихында булган өлешләрен Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да ассызыклады. Ул 55 ел бергә гомер кичергән парга район башлыгының рәхмәт хатын, бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

лайф

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тантаналы төстә юбиляр парның зөбәрҗәт туйларын үткәрде.

Лайф

Инт Дәүләтшиннар

Бәйрәмгә  шулай ук яшь парлар да чакырылган иде. Аларның һәрберсе бу көнне үз бәйрәмен каршы алды. Нурфат һәм Эльвира язылышу турында гаризага кул куйса, Аделина һәм Евгений тантаналы төстә язылыштылар.

лайф

Залдагы парлар мәхәббәт вальсы әйләнгәндә, бәйрәмгә килгән мәктәп укучылары бирем эшләде.

Кичәгә чакырылган яшь гаиләләр өчен файдалы мәгълүмат да яңгырады. Биредә район башкарма комитетының торак бүлү секторы мөдире Любовь Долгова, табиб Миләүшә Вәлиуллина, икътисад бүлеге белгече Айрат Әскәров чыгыш ясадылар.

Кичә гаиләгә багышланган табышмаклар һәм мәкальләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International