Ушмы суы ака торур, Түбән Ушма яши горур

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Узган атнаның шимбәсе Түбән Ушма төбәгенең тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелды. Бу көнне авыл җирлегендә яшәүчеләр ике тарихи вакыйгаларның шаһитләре булдылар: мәчетләренең 110 еллыгын билгеләп үттеләр, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сугышта катнашканнар һәм тылда хезмәт күрсәткәннәр хөрмәтенә һәйкәл, Җиңү паркы ачылды, авыл көне уздырылды.

Бер көндә музейга әверелә

Унтугызынчы гасырда төзелеп, бүгенге көнгәчә сакланып калган иман йортлары Татарстанда да бармак белән генә санарлык. Түбән Ушмадагы мәчет – шуларның берсе. Үз гомерендә нинди язмышларга дучар ителмәгән ул. Бераз тарихка күз салыйк. 19нчы гасыр азакларында Түбән Ушма дүрт мәхәлләгә бүленгән була: дүрт мәчет халыкка хезмәт итә. Бүгенге иман йорты икенче мәхәлләгә карый. 1897нче елда ул яна. Авыл картлары яңа бина төзүне сорап 2нче гильдия Казан сәүдәгәре Әхмәт Хөсәеновка мөрәҗәгать итәләр. Аның ризалыгы алынуга түбәнушмалылар бердәм тотынып яңа бина сала башлыйлар. Янәшә тирәдәге авыллар яныннан атлар белән таш ташыла. Кызганычка каршы, Октябрь инкыйлабыннан соң әлеге иман йортына 1990нчы елга чаклы күп төрле “вазыйфаларны“ башкарырга туры килә: колхозлашу елларында ул балалар бакчасы, 40нчы елларда клуб, ашлык саклау склады рольләрен үти. Ә менә 80нче еллардан ул дистә елдан артык, тәүге мәртәбә элеккечә иман йортына әверелгәнче, авыл музее булып тора. Аның бу рольгә күчүе кызыклы вакыйга белән бәйле.

Рәфгать Галиев, авыл аксакалы:

–Озак еллар ашлык саклау склады булып торганда аның түбәләре тәмам таушалып бетә. 1980нче еллар башында “Кызыл флаг“ колхозы рәисе булып озак еллар эшләгән Мөхәммәҗан ага Шакиров аның түбәсен ремонтлатырга керешә. Әмма бу бер кешегә ошамый. Ул КПССның Татарстан өлкә комитетына: “Колхоз рәисе мәчет ремонтлата,“ – дип шикаять җибәрә. Райкомга обкомнан махсус комиссия киләчәге турында хәбәр итәләр. Мөхәммәтҗан ага авыл халкын җыеп, мәчетнең эчен юдырта, тирә-юнен чистарттыра. Авылдан элекке заманнардан сакланган иске әйберләрне җыеп урнаштыралар, ишеге өстенә “Крайны өйрәнү музее“ дигән язу элеп куялар. Комиссия килә, мәчет эчендәге экспонатларны карап чыкканнан соң, колхоз рәисенә рәхмәт әйтеп, кайтып китәләр.

Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә иманга сусаган халык өчен хезмәт итә башлый әлеге мәчет. Аны эчтән дә, тыштан да ремонтлыйлар. Аңа җылылык уздырыла, территориясе агач койма белән әйләндереп алына. 2006нче елда колхозны җитәкли башлаган Рафаэль Мөхәммәтшин аңа зур ремонт ясата.

Куп кунакны кабул итте

Табигать тә мәрхәмәтлелек күрсәтте мәчет янына аның юбилеен билгеләп үтәргә килгән күпсанлы авыл халкына, башкалабыз кунакларына, күрше-тирә районнардан, авыллардан килгән дин әһелләренә, гомумән, дингә битараф булмаган мөселман кардәшләргә  карата. Тантананың рәсми өлеше башланганчы зонтиклар астына яшеренергә мәҗбүр булып тордык. Ә инде тантана башланачагы игълан ителгәч, яңгыр да сибәләвеннән туктады. Моны Аллаһының кешеләргә мәрхәмәтлелек күрсәтүе дип кабул итте күпчелек. Бәйрәм Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинның Коръәннән сүрәләр укуы белән башланып китте. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәни объектларны саклау бүлеге җитәкчесе Светлана Шәрипова, шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин үзләренең чыгышларында Түбән Ушма авылы мәчетен яңартуда зур өлеш куйганнарга рәхмәтләрен ирештерделәр, яшь буынны тәрбияләүдә диннең бүгенге көндә иң кирәкле чара булуын ассызыклап үттеләр. Ильяс хәзрәт Анатолий Петровичка, Рифат әфәндегә Рәхмәт хатлары тапшырды. Иман йортын рәтләүдә актив катнашканнарга да зур хөрмәт күрсәтелде. Район башлыгы мәчеткә ноутбук та бүләк итте. Чыннан да, мир белән тотынгач, мәчетнең эче күз явын алырлыкка әверелгән, аңа брусчатка җәелгән юл алып килә, территориясе зәвыклы тимер койма белән әйләндереп алынган. Түбәнушмалылар моның өчен район җитәкчесе Анатолий Иваеновка, инвесторлары Рифат Мотыйгуллинга аеруча зур рәхмәтле. Рәсми өлештән соң мәчеттә намаз укылды.

Аз сөйли, күп эшли

Түбән Ушма авыл җирлегендә яшәүчеләр бәхетле бүген. Чөнки аларның якташлары Рифат Мотыйгуллин бар. Вакытында элеккеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә инвестицияләр кертмәгән булса, бу төбәк халкын нинди язмыш көтәр иде икән? Бүгенге “АПК “Продпрограмма“ басуларына күз салсаң, сокланып туймассың. Биредәге кебек заманча терлекчелек комплекслары Татарстаныбызда бар микән? Болар барысы да – Рифат Мәхмүт улының тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсе. Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә аннан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Тагын шунысы игътибарга лаек, менә дигән спорт комплексы, футбол кыры, хоккей тартмачыгы белән кайбер район үзәкләре дә бик мактана алмыйлардыр. Иң мөһиме, авылда эш бар. Кайбер авылларда салырга яратучы механизаторларына: “Алар алып бара бит инде бөтен эшне дә, алар булмаса кем белән эшкәртик без ул җирләрне, башка эшләрне кем белән башкарыйк,“ – дип “бәйләнергә “ курыксалар, биредә хезмәт дисциплинасы алгы планда. Кайчандыр чыгып киткән кешеләр дә кире кайта башлаганнар инде.

Рауза Мансурова, пенсионер:

–Рифатка рәхмәт инде. Авылыбыз бүген замана авырлыкларына бирешми яши. Наилә һәм Азат Миннехановлар район үзәгенә чыгып киткәннәр иде. Бүген хатыны сыер сава, гаилә хуҗасы колбаса цехында эшли. Рифнур Хәбибуллин да әти-әниләре белән бергә торалар. Тормыш иптәше ясалма орлыкландыручы, үзе исә комплекста малларга азык тарта. Якын киләчәктә буш торган өйләрдә дә тормыш кабыныр дип уйлыйм.

Якын киләчәктә Хафизовкага кадәр юл салу да планлаштырыла. Моның өчен ничек инде инвесторга рәхмәт әйтмисең. Әлеге авыл янында да быел менә дигән комплекс төзетте бит ул!

Фонтанлы Җиңү паркы

Авыл мәдәният йорты янәшәсе санаулы көннәр эчендә үзгәрде дә куйды. Бүген әлеге урынны читтән кайткан авылдашлары беренче күрүдә үк танымаячаклар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, анда катнашканнар һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәл комплексы, Җиңү паркы Түбән Ушманың йөзек кашына әверелде. Стеллада авылның үткәнен һәм бүгенгесен күрергә мөмкин.

Темага

Сугышта һәлак булганнар, сугышта катнашканнарның, тыл хезмәтчәннәренә багышлап салынган стеллаларда меңнән артык кешенең исемнәре уелган. Бүгенге көндә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветеран – Гали Садириев, Хашим Кәримов, Вәлишә Мөбарәкшин, Хәсән Шәрәфетдиновлар, 50гә якын тыл ветераны яшиләр. Сугышка исә Түбән Ушмадан 547 кеше китә, шуларның 239 яу кырларында ятып калалар.

Гарифуллина Дөрия, 77 яшь, Хафизовка авылында яши:

–Мин үзем Түбән Ушмада туганмын. Күрше авылга кияүгә чыктым. Әтием Гайфулла Мортазин 1943нче елда 35 яшендә һәлак була. Әнием тыл ветераны иде, 1990нчы елда вафат булды. Тыл ветераннарының исемнәрен дә мәңгеләштергәннәре өчен бик зур рәхмәт. Мондый һәйкәлләр барлык авылларда да булырга тиеш дип саныйм. Биредәге исемлекне тыныч күңел белән генә карап булмый.

Һәйкәлне, ял паркын ачу тантанасында югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Халык каршында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, якташлары, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе Зиннур Мансуров, прозаик, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарларның, якташларның язмышларын өйрәнүче Шаһинур Мостафин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, “Болгар-синтез“ җәмгыяте генераль директоры Фәрит Мифтахов, галим-тарихчы Энгель Таһиров чыгыш ясадылар. Бер минутлык тынлыктан соң һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Мәчет һәм Җиңү паркына багышланган чаралардан соң спорт комплексында корбан ашы уздырылды, кичен авыл халкы бәйрәм концертын тамаша кылды.


Николай Михайлов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International