Колышчы авылында Карбышев урамына юл салу эшләре башланып китте

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Сентябрь аенда Түбән Сон авыл җирлегендә планда каралганча үзара салым акчасына Колышчы авылында Карбышев урамына юл салу эшләре башланып китте. Юл эшләренә  Түбән Сон авылы эшмәкәрләре – Назмиев Рәзиль Гарафетдин улының, Габидуллин Ильнар Миннехан улының һәм КФХ Гафиятуллина Фарида Фирдавес кызының   КамАЗ  машиналары һәм тракторлары,  ООО Мамадыш Продкорпорациясе К-700 тракторы ярдәм итте.Барлыгы 1 км юлга ком һәм таш түшәлде.  Сонгы эш итеп өстенә коры асфальт түшәлде.

Планда каралганча үзара салым акчасына Түбән Сон авылында зиярат коймалары яңартылды.Авылдашлар ярдәме белән  агачтан корылган коймалар бөтенеседә тимергә һәм калайга алыштырылды.Матур итеп керү юлына капка ясатып куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International