Бүген районның эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Баш полиция хезмәткәре кәнәфиен Айрат Илшат улы Бахауовка тапшырдылар. Аны әлеге җаваплы вазыйфага тәкъдим итү чарасында ТР буенча ЭЭМ урынбасары Рафаил Гыйльманов, район башлыгы Анатолий Иванов, һ.б. катнашты. Яңа җитәкче алдына нинди бурычлар куела? Коллективның эш күрсәткечләре ни дәрәҗәдә? Бу хакта тулырак итеп яңалыкларның сишәмбе чыгарылышында карый аласыз.