ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
19 октябрь көнне Иске Завод мәдәният йортында  корбан ашы булып узды. 

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы республика программасын тормышка ашырырга Мамадыштан өйрәнәләр. Шәһәребездә 8 район вәкиле катнашында зона семинар–киңәшмәсе узды. 
“Үзебезнекен сайла – Татарстанныкын сатып ал!” Бүгенге көндә әлеге шигарь янә актуаль. Чит ил продукциясенә чикләүләр кертү җитештерүчеләребезгә яңа мөмкинлекләр ачачак, ди белгечләр. Моннан тыш, үз товарларыбызның сыйфаты яхшы булуын да онытмаска кирәк.
“Язылган өчен – iPad!” “ТАТМЕДИА” ААҖ абунәчеләр арасында шул исемдәге конкурс үткәрү турында игълан итте. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга, почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары яки банк аша акча күчереп түләргә тиеш булалар. 
Бу атнада наркотикларга каршы комиссия чираттагы утырышын үткәрде. Биредә замана чиренә каршы көрәш, аны профилактикалау юллары хакында сөйләштеләр. 
 Быел Мамадышста барлыгы 11700 кешене прививкалау көтелә. Дарулар район үзәк хастаханәсенә кайтарылды. 
Бу уку елыннан районыбыз мәктәпләре ике тапкыр ашатуга күчте. 

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Уразбахты авылында 116  шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Безнең хуҗабикәләрнең дә автомат машинада кер юу, душ кабиналары, санузеллар куйдыру  хыяллары чынга аша хәзер. 


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“ТАТМЕДИА“ ачык акционерлык җәмгыяте үзе карамагындагы газета-журналларга язылучылар һәм яздыручылар арасында конкурсларын игълан итте. 
Районыбыз мөгаллимнәре узган атнаның җомгасында укытучыларның республика спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International