Наркотикларга каршы комиссия чираттагы утырышы

2014 елның 17 октябре, җомга
Бу атнада наркотикларга каршы комиссия чираттагы утырышын үткәрде. Биредә замана чиренә каршы көрәш, аны профилактикалау юллары хакында сөйләштеләр. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова алып барды. Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде: наркотик матдәләр куллануны ачыклау өчен ирекле тест үткәрү, яшьләр арасында наркотиклар таралуга юл куймау һәм психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча күрелергә тиешле чаралар. Утырышта әйтүләренчә, хәзер тестлар ясату, әңгәмәләр үткәрү уңай нәтиҗә бирми. Комиссия вәкилләре нинди дә булса яңа алымнар куллану яклы. Балаларны кызыксындырырга кирәк. Бу эшкә спорт тренерларын да җәлеп итү шарт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International