Бу уку елыннан районыбыз мәктәпләре ике тапкыр ашатуга күчте

2014 елның 17 октябре, җомга
Бу уку елыннан районыбыз мәктәпләре ике тапкыр ашатуга күчте. 

Зур Шыя урта мәктәбендә агымдагы уку елында 39 бала белем ала. 15нче октябрь көнне аларның һәркайсына 17 сум 72 тиенлек ризык әзерләнгән иде. Әлеге санның 7 сум 54 тиене үзләре җитештергән продукция бәясе, 4 сум 36 тиене әти–әниләр кертеме һәм 5 сум 82 тиене бюджет акчалары. Менюдагы 100 грамм салатның бәясе 3 сум 34 тиенгә, 150 грамм бәрәңге 8 сум 66 тиенгә, 400 грамм чәй 2 сум 6 тиенгә, 2 телем ипи 1 сум 33 тиенгә һәм бер күмәч 2 сум 32 тиенгә тигез. Укучыларны төп ашату яшь зурлыкларына карап, 2 һәм 3нче дәресләрдән соң, ә икенче, ягъни өстәмә ашату 4нче һәм 5нче дәресләрдән соң әзерләнә.

Һәр мәктәпкә дә район мәгариф бүлеге 2 атналык меню тәкъдим итә. Шуңа нигезләнеп, уку йортлары атналыкны төзиләр. Педагоглар әйтүенчә, балаларга тәкъдим ителүче ризык витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга тиешлеген истә тотып пешерелә. Менюны СанПиН таләпләрен исәпкә алып, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белән килешенеп эшлиләр.

–Ризыкны төрлеләндереп торабыз. Аш һәм боткалар чиратлаштырып пешерелә. Теләге булган укучыларга ризыкны өстәп тә бирәбез. Мактап, тәмле булган, дип ашыйлар. Безнең шуңа күңел була инде,– ди пешекче Маргарита Тимофеева.

Ата–аналар кертеме 1 укучыга айга 200 сумга тигез. Күпбалалы гаиләләрдән аны 100 сум күләмендә җыялар.
–Әти–әниләрдән җыелган акчаны махсус комиссия контрольдә тота. Без аны күрмибез дә. Тиенен–тиенгә санап торалар,– ди директор Лидия Баймурзина.
Сентябрь аенда әлеге уку йортында балаларны көндәлек ашату уртача 19 сумга төшкән. Кайбер айларда 20 сум чиген дә узганыбыз булды, диләр.
–Безне биредә бик тәмле ашаталар. Тулысынча канәгать. Аеруча камыр ризыкларын яратып ашыйбыз,– ди Вероника Базарнова.
Зур Шыя мәктәбе коллективына ашханәдә ризык төрлеләндерергә кече фермалары да ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International