Мамадышта зона семинар–киңәшмәсе узды

2014 елның 17 октябре, җомга
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы республика программасын тормышка ашырырга Мамадыштан өйрәнәләр. Шәһәребездә 8 район вәкиле катнашында зона семинар–киңәшмәсе узды. 

Муниципалитетның утырышлар залына күрше–тирә районнарның башкарма комитет вәкилләре, ДТФ хезмәткәрләре җыелган иде. Семинар ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов рәислегендә узды. Чарада район башлыгы Анатолий Иванов, ТР Президенты каршындагы ДТФ башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, төзелеш министрлыгының ТКХ идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров та катнаша. Сөйләшүнең темасы “2013–2014 нче елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы республика программасы” хакында иде.

–Министрлык әлеге программаларны тормышка ашыру буенча лидер районнарны билгеләде. Мамадыш төбәге дә шушы исемлектә. Монда әлеге программаның үтәлеше өчен хакимияттәге һәр чиновник җавап бирә. Эш яхшы оештырылган. Тәҗрибә алу берегезгә дә комачауламаячак,– диде Фәрит Хәнифов.
Мамадыш районында авария хәлендәге торак программасының үтәлеше хакында башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Любовь Долгова сөйләде. Аның әйтүенчә, 2011нче ел башында төбәгебездә әлеге программага 250 йорт, ягъни 859 фатир кертелгән була. 2 ел дәвамында 164 гаилә яңа бүлмәләргә күчкәннәр. 

–Әлеге программа эшли башлауга ук һәр гражданин белән шәхси эш алып барылды. Халыкка яңа түбәле булуның барлык шартларын аңлаттык. Бу мәсьәлә районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның да даими контролендә тора. Аның инициативасы белән хакимиятнең һәр җаваплы хезмәткәренә авария хәлендәге өчәр йорт беркетелде. Алар бу торакларда яшәүчеләр белән очрашып, кирәк эштә ярдәм итеп тордылар,– ди Любовь Долгова.
Министр урынбасары залдагыларга мөрәҗәгать итеп: “Эшне шулай оештырганда гына, уңышка ирешеп була”,– дип искәртте.
Тәлгать Абдуллин семинарда катнашучыларны программа документлары белән эш иткәндә игътибарлы булырга чакырды. “Һәр сан, һәр исемлек кат–кат тикшерелгән булырга тиеш!”– диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International