ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   Урта Кирмән авыл җирлегендә үзарасалым акчасы Арташ һәм Урта Кирмән авылларындагы зиратларны тәртипкә китерү өчен тотыла.

Кече Кирмән авыл җирлегендә үзара салым акчалары зиратларны төзекләндерү максатыннан җыелган иде. 


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Маһиҗамал Вәлиуллинага 100 яшь тулды. Шәдче авылында гомер кичерүче якташыбыз зур бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршы ала. Гасыр яшьтәше булуына карамастан, әле дә күп вакытын эш белән үткәрә ул.
Шәдчедәге “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернат-йорты” коллективы көннән–көн тулылана бара. Андагы клиентларның саны 40 артып китте. Учреждение караучысыз калган 70 әби–бабайны сыйдырырга сәләтле.
Түбән Ушмага файдалы тәҗрибә артыннан районыбызның авыл җирлекләре башлыклары килде. Исегезгә төшерәбез, биредә әле күптән түгел Авыл көне бәйрәмен үткәргәннәр иде. Ул чагында торак пунктта мәчет, мемориал–һәйкәл, ял паркы ачтылар. Семинарда катнашучылар әлеге үзгәрешләр белән танышты һәм башка мөһим мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Шәһәр оешма–предприятиеләре командалары арасында да “Җиңүле май” проекты башланып китте. Сәнгать бәйгесенә стартны 2нче санлы лицей, 34нче санлы даруханә, спирт заводы һәм теркәү палатасы коллективлары бирә.
3 көн дәвамында Самара өлкәсе делегациясе Татарстан тәҗрибәсен өйрәнде. Алар республиканың иң яхшы мәшгульлек үзәкләре эшчәнлеге белән таныштылар. Мамадыш районы да лидерлар рәтендә иде. 
Шәһәр башлыгының урынбасары Ирек Гатауллин башка эшкә күчә. Хәзерге вазыйфасын ул 1нче ноябрьгә кадәр башкарачак. Бу хакта Мамадыш шәһәр Советының чираттагы егерме алтынчы утырышында мәгълүм булды.
Танк биатлонында җиңү яулаган якташыбыз Ринат Һадиевка вакытыннан алда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелде. Моннан тыш, ул районның иң зур бүләгенә лаек. Яшь геройга бәйле яңалыкларны мәдәният йортында узган очрашуда җиткерделәр.  

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Җитештерү тармагында хезмәт куючы кече һәм урта бизнес субъектларын җир салымыннан азат итәчәкләр. Әлеге мәсьәлә тиздән район Советы утырышында каралырга тиеш. Бу хакта Анатолий Иванов төбәгебез эшмәкәрләре белән булып узган очрашуда җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International