–Киләчәктә географияне киңәйтергә дә планнар бар. Аның өчен беренче чиратта җитештерү күләмен арттыру шарт. Алга таба шуның өстендә эшләячәкбез,– ди “Радуга” ҖЧҖ директоры Рафаил Галиев.
Әлеге коллектив пешергән икмәк продукциясе барлыгы 200 артык сәүдә ноктасына таратыла. Җәмгыять канаты астында 52 хезмәткәр. Пешекчеләр ике сменага бүленеп тир түгә. Барысы да үз эшләренең осталары, ди җитәкчелек. Бу оешмада кимендә ун еллык тәҗрибәләре бар икән.