Уразбахты авылында 116 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Безнең хуҗабикәләрнең дә автомат машинада кер юу, душ кабиналары, санузеллар куйдыру хыяллары чынга аша хәзер. Авылга су скважинадан килә. Һәркем суны йортына кертергә тырыша, урамнарга колонкалар кую хаҗәте бетә. Урамдагы колонкага хуҗаларча караш булмый, суы агып ятса да, ватылып торса да игътибар итмәскә мөмкиннәр. Ә үз өеңдәгесенә һәркем үзе хуҗа. 44 хуҗалыкта су йортында иде. Соңгы араларда янә 5 хуҗалык су үткәрде.
Чишмәләр төзекләндерү эше дә дәвам итә. Депутатыбыз Николай Волков ярдәме белән “Нефтьчеләр чишмәсе” төзекләндерелде.