ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәрнең тышкы кыяфәте- ул безнең дә йөзебез. Соңгы елларда Мамадыш күзгә күренеп матурлана һәм һәркем әлеге тенденциянең үзгәрмәвен телидер. Оешма-предприятие коллективлары уздыра торган хезмәт өмәләре бу юнәлештә мөһим роль уйный. Әмма шәхси секторның да активлашуы зарур. Бүген шәһәребез территориясендә чисталык буенча вәзгыять нинди соң? 

Быел Татарстанда Президентлыкка һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар уздырылачак. “Бердәм Россия“ партиясенең төбәк бүлеге Сәяси советы ТР Президенты вазыйфасына кандидат тәкъдим итү өчен праймериз үткәрүнең яңа форматын билгеләде: таяныч киң җәмәгатьчелеккә ясалачак. Бу хакта “Татар-информ“ МАда узган матбугат киңәшмәсендә “Бердәм Россия” БСП ТТБ Сәяси совет Секретаре урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

  

Соңгы берничә сайлаулар вакытында “Бердәм Россия” үз партиясе эчендә, кандидатлыкка кандидатларны ачыклау максатыннан, сайлаулар уздыра башлады. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: “Бердәм Россия” — праймериз уздыра торган бердәнбер сәяси партия булып санала. БСП ТТБ Сәяси совет Секретаре урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, бу кандидатлыкка кандидатларны барлау, яңа исемнәр ачу һәм иң көчлеләрне билгеләүне күздә тотып уздырыла торган чара.


Праймериз Татарстанның 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлекләрендә, 2 шәһәр округы — Казанда һәм Яр Чаллыда үткәреләчәк. Аның вакытында 38,5 мең сайлап алучы һәм 12 мең кандидатлыкка кандидат катнашыр дип көтелә, барлыгы 900 дән артык сайлау мәйданчыгы эшләячәк.


ТР Президенты вазыйфасына праймериз уздыруның яңа форматын “Президент белән бергә“ (“Вместе с Президентом”) иҗтимагый оешмасының координацион советы тәкъдим иткән. Ул 2015 елның 13 апрелендә оешты һәм аның составына 40 тан артык оешма керә. Праймеризны инициатив төркем уздырачак, әлеге төркемгә җәмәгать оешмалар җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре керә. Алар праймериз үткәрүнең регламентын һәм вакытын эшләячәк. Шулай ук кандидатлар исемлеген формалаштырачаклар, тавыш бирүне оештырачаклар.


Татарстан өчен быелгы президент сайлаулары үзенчәлекле: Республика Президентын ачык юл белән сайлау моннан ун ел элек үткәрелгән иде. “Безнең өчен әлеге сайлауларның максималь ачык булуы мөһим“,- диде Римма Ратникова.


 

Мамадыш районында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә ел саен бирелә торган котлау хатлары тапшырыла башлады.

Кичә Мамадыш мәдрәсәсендә районкүләм коръән уку бәйгесе узды.  Балалар арасында узган районкүләм чарасында  районыбыз мәхәлләләреннән барлыгы 92 бала катнашты.

25 нче апрельдә Мамадыш районында “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап  ”Һәйкәлләрне чистарту” акциясе узды. 

24
апрель, 2015 ел
җомга
Берсеннән-берсе үзенчәлекле егермегә якын чыгыш, 70 артык оешма-предприятие, меңгә якын үзешчән сәхнә осталары. Кичә районның төп сәхнәсендә"Җиңүле май" иҗиди бәйгегә йомгак ясадылар.
Санкт-Петербургта технология буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Илнең 40 регионыннан килгән укучылар арасыннан шәһәрдәге икенче санлы лицейның 11нче сыйныф укучысы Альберт Гыймазов һәм 3нче мәктәпнең 9нчы сыйныфында белем алучы Карина Газизуллина призерлар булып танылдылар. 
Мамадыш юлчылары беренче! Сүз якташларыбызның спорттагы уңышлары хакында. Безнең район бу көннәрдә “Татавтодор“ ААҖ кубогына мини-футбол бәйгеләрен кабул итте. 
Мамадышның яшь талантлары туган ягыбызга дан һәм шөһрәт алып кайтты. Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2015” Ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале суперфиналы искиткеч гала-концерт белән тәмамланды. 
21 апрельдә, республиканың муниципаль бергәлеге ил муниципалитетлары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Район башлыгы Анатолий Иванов барлык җитәкчеләр катнашында үткәрелгән эшлекле киңәшмәне ачып, әлеге тармакта хезмәт куючыларны тәбрикләде, эшләрендә зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International