Бүген, 18 февральдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарына эшлекле сәфәр кыла. Сәфәренең төп максаты – район советларының йомгаклау утырышларында катнашу.
Татарстанда 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, 1172,4 мең тонна сөт савылган, ягъниузган елга карата 104% тәшкил итә. Иң күп савым Татарстан Республикасының Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара муниципаль районнарында.
Безнең дүрт көрәшчебез Базарлы Матакта билбауларда көрәш буенча 2002-2004нче елларда туган кызлар һәм малайлар арасында узган Татарстан беренчелегендә пьедесталга күтәрелделәр.
Изге Вәли көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 3 пар дәүләт каршында үз никахларын теркәделәр, ә ике пар тантаналы рәвештә язылышуга гаризага кул куйдылар.
2016 нчы елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2016 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды.
Моннан 27 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, соңгы совет гаскәрләре Әфган дәүләте территориясеннән чыгарылды. Ун елга якын сузылган сугышка, ниһаять нокта куелды.
Изге Вәли көне якынлашу уңаеннан, 2015 нче елның 13 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә” клубының чираттагы утырышы узды.
14 февраль көнне Кече Кирмән авыл җирлегендә “Лыжня России» кысаларында чаңгы ярышы узды.
Узган атнада Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында өч көн дәвамында мини-футбол бәйгеләре үтте.
16 һәм 17 февральдә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрергә тора. Синоптиклар шул хакта кисәтә.