Игътибар, һава торышы бозыла!

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

16 һәм 17 февральдә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрергә тора. Синоптиклар шул хакта кисәтә. Республикада алдагы ике көндә кар, юеш кар, бозлы һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык саклана. 16 февральдә урыны белән томан төшә.

Иртәгә, 16 февраль кичендә һәм 17се тәүлек буе көньяктан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 20-25 метрга кадәр җитәр дип фаразланыла.
Һава температурасы да кинәт үзгәрә – вакытлыча 0-3 градуска кадәр җылыта. Юлларда сак булыгыз – көчле бозлавык хасил булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International