Татарстанда 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, 1172,4 мең тонна сөт савылган, ягъниузган елга карата 104% тәшкил итә. Иң күп савым Татарстан Республикасының Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара муниципаль районнарында.
2015 елда бер сыердан иң күп сөт “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексы” («АПК Продпрограмма») ҖЧҖендә савылган - 16280 кг (инвентаризация № 2210), продуктивлылыгы ягыннан шул ук предприятиедә икенче урында - 13604 кг (№ 2069) һәм өченче урында 12324 кг (№ 77).