Сертификатлар тапшырылды

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

2016 нчы елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2016 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды.

2016 нчы елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2016 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды. Гаилә бюджетын  барлыгы  10 гаилә тулыландырды.

      Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде, сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

ГХАТ бүлегенең җитәкчесе, бәйрәмне оештыручысы Фәния Әхмәтшина яшь аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм әлбәттә гаиләләрендә мәхәббәт патшалык итүен теләде.

Кичә ахырында кечкенә фәрештәләр барлык кунакларга теләкләр язылган валентикалар тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International